3 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Халыкара олимпиадаларда җиңүче Казан мәктәп укучыларына премия биреләчәк
Гомуми белем бирү фәннәре буенча Халыкара олимпиадаларда Россия җыелма командасы составында җиңү яулаган Казан мәктәп укучылары һәм аларның остазлары акчалата премия алачак.
-
Яңалыклар
Казанда 2026 елда узачак Россия венчур форумына әзерлек бара
Татарстан берничә тапкыр халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздыра алуын күрсәтте. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков 2026 елда Россия венчур форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының икенче утырышында шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов МегаФон генераль директоры Хачатур Помбухчян белән эшлекле очрашу үткәрде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Алексей Песошин профсоюзларның республика тормышында мөһим урын алып торуын әйтте
Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ТР Профсоюзлар федерациясенең 30 нчы отчет-сайлау конференциясе узды. Чара эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендәге алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендә булды. Ул сыек кер юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде һәм хезмәт коллективы белән очрашты.
-
Яңалыклар
Якындагы 7 елда иң кирәкле һөнәрләрне атап үттеләр
Тегүче һәм эретеп ябыштыручылар алдагы җиде елда иң кирәкле һөнәр ияләре булып торачак. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова «Һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләгәндә шулай дип белдергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты
Бүген «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Ике гуманитар фураны озатуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондына нигез салучы Ирек Богуславский һәм башкалар катнашты.
-
Яңалыклар
Балтачта СВОдан кайтучыларга ярдәм чаралары турында сөйләштеләр
Бүген күпләрне СВОдагы егетләрнең бүгенгесе генә түгел, хәрби операция тәмамланганнан соңгы язмышы да борчый.
-
Яңалыклар
Идел буе федераль округыннан килгән матбугат хезмәткәрләре республика ММЧ эше белән танышты
Бүген Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару хакимияте матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен оештырган семинарда катнашучылар «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында булдылар.
-
Яңалыклар
Моргта бер хатын-кыз «мәетенә» җан кергән
Бөекбритания моргында 54 яшьлек хатын-кызның “мәетенә” җан кергән. Ашыгыч ярдәме хезмәткәрләре хатын-кызны, үлгән, дигән карарга килеп, моргка озаткан булган. Бу хакта «Российская газета» The Sun мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Балтач районында малайлар өчен мөселман пансионатында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кысаларында Бөрбаш авылында малайлар өчен мөселман пансионатында булды. Республика Рәисен Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов озата йөрделәр.
-
Җәмгыять
Ел буе саклыйлар
Татарстан урманчылары Яңа ел бәйрәменә ике мең чыршы әзерләп куйган. «Сатып алам дигән кешегә барысын да әзерләдек. Чыршысы да, нараты, да ылыслы ботаклар да булачак. Ә рөхсәтсез киселгән чыршы кыйммәткә төшәргә мөмкин», – диде урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистлар белән очрашуда. 15 декабрьдә республикада «Ель» операциясе башлана.
-
Яңалыклар
Мәскәүдә АКШның Украина буенча тынычлык планы инкарь ителү-ителмәүгә ачыклык керткәннәр
Америка делегациясе белән очрашу йомгагын Россия Президентының АКШ тәкъдим иткән тынычлык планын кире кагу буларак бәяләү дөрес түгел. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән. Бу хакта «РБК» яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Балтач районында яңа йортны файдалануга тапшыруда катнашты
Бүген Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең Каенлык урамындагы 2а номерлы 12 фатирлы йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда танылган балалар хирургы 48 яшендә вафат булган
Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге танылган хирургы Лариса Сираева 48 яшендә вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” медицина оешмасының матбугат хәбәренә таянып яза.